Нурлат тележурналистлары "Кама бризы" фестивалендә катнаша

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең икенче фестивале Түбән Кама шәһәрендә уза.

«Татмедиа» акционер җәмгыятенең «Нурлат-информ» филиалы вәкилләре – филиал җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева, телевидение буенча җитәкче урынбасары Гөлназ Хәсәншина һәм телеоператор Тимур Новиков бу көннәрдә Түбән Камадагы «Кама Артек» лагере базасында уза торган Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең икенче фестивалендә катнаша. Фестивальне оештыручылар - «Татмедиа» республика агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы.

Фестиваль кысаларында бөтен республикадан корреспондентлар, алдынгы операторлар, продюсерлар мастер-классларда катнашалар һәм тәҗрибә уртаклашалар. Биредә үк иҗади конкурска йомгак ясаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International