Бүген, Халыкара Укытучылар көнендә, шәһәр Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин укытучыларны, тәрбиячеләрне, педагогик хезмәт ветераннарын котлады.
«Сезнең үсеп килүче буынны тәрбияләүгә куйган зур хезмәт бәйрәме. Мәгариф бүген бик зур һәм бик мөһим эш өлкәсе. Һәр укытучының девизы-һәр укучы ныклы белем алсын, яхшы кеше булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләү. Безнең районда да шундый талантлы кешеләр, үз эшенең осталары аз түгел. Сез –мәгариф системасының төп байлыгы», - диде Алмаз Сәлим улы, педагогларга үзләренең иң изге теләкләрен юллап.
Мәдәният Сарае сәхнәсендә бүләкләү тантанасы да узды, район Башлыгы кулыннан күп кенә педагоглар тармак бүләкләренә, Рәхмәт хатларына, грамоталарга лаек булды. «Буратино» балалар бакчасы мөдире Гелсинур Әбделманова һәм 2нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Бурлакова Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Педагог булу минем өчен күптәннән яшәү рәвешенә әверелде, мәктәпсез, яраткан укучыларымнан башка үземне күз алдыма китерә дә алмыйм. Минемчә, бу йөрәк кушуы буенча чын күңелдән башкарыла торган һөнәрләрнең берсе. Ә минем хезмәтемне югары дәрәҗәдә бәяләгәннәре сөендерә", - дип уртаклашты Гүзәл Гәрәй кызы.
Бу көнне, әлбәттә, педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Лаеклы ялда булган һәм быел юбилей даталарын билгеләп үтүче педагогик хезмәткәрләргә район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Коллегаларга, бәйрәм кунакларына җавап сүзе белән Яңа Әлмәт мәктәбе ветераны Галина Алексеевна Симцова мөрәҗәгать итте.
Сәхнәдән укытучыларга бүләк буларак җирле артистларның иң матур иҗади номерлары яңгырады.