Людмила Рыбакова онлайн-режимда чираттагы кабул итүне уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Нурлат районы халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә гражданнарны кабул итә. Кичә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә онлайн-режимда чираттагы мәртәбә халыкны кабул итү уздырылды.
Депутатка 4 сорау белән ике нурлатлы мөрәҗәгать итте. Алар шәхси һәм иҗтимагый характерда иде. Мәсәлән, мөрәҗәгать итүчеләрне юлның сыйфаты борчый, Торнаяс авылындагы буаның торышы һ.б. Людмила Николаевна һәр мөрәҗәгать буенча җентекле консультацияләр бирде, барлык мәсьәләләр дә эшкә алынды.