Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт, ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Халыкара Укытучылар көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
Укытучы- уникаль һөнәр, аны иҗади эзләнү, җылы эмоцияләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Нәкъ менә укытучылар авыр әмма бик мактаулы һәм рәхмәтле миссия башкаралар, яшь буынга белем һәм тәрбия бирәләр.
Укытучының хезмәте иң игелекле, күркәм һәм иҗади генә түгел, иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Мәгариф учреждениесе-балаларга белем бирү чыганагы булудан тыш, аларның икенче йорты да, биредә алар игелекне начарлыктан аерырга, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган җирне яратырга өйрәнәләр.
Яшь укытучылар өчен үрнәк булып торган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен белдерәм.
Хөрмәтле укытучылар, сезгә ихлас йөрәгегез, сабырлыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез, үз һөнәрегезне яратуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне, иҗади энергия, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы.