Алмаз Әхмәтшин тимерьюлчылар микрорайонында канализация системасы төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Биредә Спартак, Полевая һәм Западная урамнарында үзара салым программасы буенча канализация торбалары җәелдерелә.

Төзелеш эшләренә «Спецстроймонтаж» подрядчы оешманың 8 эшчесе һәм 6 махсус техникасы җәлеп ителгән.

"Бүгенге көндә Спартак урамында канализация һәм коеларның магистраль челтәрен төзү эшләре тулысынча башкарылган, Полевая буенча – иртәгә тәмамлыйбыз, аннары Западная урамына күчәчәкбез»,-диде Илдар Гарифуллин.

 

Быел шәһәрлеләр беренче тапкыр үзара салым программасында катнашалар. Тимерьюлчылар микрорайонында яшәүчеләр өчен ул көнүзәк мәсьәлә булган канализация төзергә мөмкинлек бирде.

"Халык җыенында кешеләр канализация ясау өчен тавыш бирде. Әлеге урамнарда яшәүчеләрдән 510 мең сум акча җыелган, республика бюджетыннан өчкә тапкыр артык күләмдә финансланган. Ә калган сумма белән, бу смета бәясенең яртысыннан артыгы, администрация ярдәм итте. Шушы уңайдан район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип шәрехләде 9нчы ТИҮ рәисе Александр Собольков.

Бүген Алмаз Әхмәтшин канализация системасы төзелеше бара торган микрорайон урамнарында булды. Биредә ул подрядчыга һәм җаваплы затларга күрсәтмәләр бирде, халык белән аралашты.

Шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сүзләренә караганда, быел шәһәрдә үзара салым программасында «Тимерьюлчылар» ТИҮ дән тыш, «Кормыш» һәм «Түбән Нурлат» үзидарәләре дә катнаша. Беренчесендә үзара салым акчалары канализация системасы проектын рәсмиләштерүгә юнәлдерелгән, Түбән Нурлатта исә юл төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International