73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге максатчан тикшерүләр үткәрү турында хәбәр итә

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Тикшерүләр 2022 елның 3-21 октябрендә узачак.

Янгын-техник комиссияләр, шулай ук объектлар вәкилләре белән берлектә 73 ПСЧ тарафыннан саклана торган объектларында вагон-йортларның, капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар узачак.

Рейдлар үткәрү чорында оештыру - күрсәтмә документларына, янгын сүндерүнең беренчел чараларына, җылыту приборларының туры килү-килмәвенә һәм урнаштырылуына, электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук вагон-йортларны һәм капиталь булмаган объектларны эксплуатацияләүче хезмәткәрләргә инструктаж үткәрүгә игътибар итәргә кирәк, дип хәбәр итте 73 ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International