Нурлатта юридик ярдәм күрсәтү көне узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Нурлатлылар «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түләүсез ярдәм алдылар.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә пенсия фонды белгече, адвокат, БТИ юрисконсульты, нотариус һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе катнашында Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

Чара онлайн һәм оффлайн-режимда узды.

Кешеләр үз проблемалары һәм сораулары белән мөрәҗәгать итте: кемдер фатирны милеккә рәсмиләштерә алмый, кемдер эшкә урнашуда һәм үз акчаларын кайтаруда ярдәм сорый. Шулай ук эш чорларының стажына каникул вакытын да кертүгә, индексацияләнгән пенсия күләмен түләүгә, төзелеш нормаларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр дә бар иде. Мирасны рәсмиләштерү һәм сату-алу килешүен төзү буенча консультацияләр дә бирелде.

Кергән ике мәсьәлә эшкә алынды, калганнары буенча консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр җаваплардан канәгать булдылар һәм сорау якын арада уңай хәл ителер дигән өмет белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International