3 октябрь көнне «Гармония» үзәгендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан лекция укыды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

3 октябрь көнне «Гармония» үзәгендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан «Кулланучылар белеме нигезләре» дигән темага лекция укыды. Техник яктан катлаулы товарлар, дару препаратлары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук өлкәннәргә  «Мошенниклар корбаны булудан ничек сакланырга» дигән темага да мәгълүмат бирелде.

Барлык катнашучыларга да кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге “Банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның гамәлләреннән ничек сакланырга”, “Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр”, “Дару препаратларын һәм медицина эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре" һ.б. актуаль темаларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International