Өлкәннәр декадасына багышланган бәйрәм чарасына 14 ветеран укытучы килде.
Чулпан урта мәктәбендә традиция буенча Өлкәннәр ункөнлегенә алдан әзерләнәләр. Быел да барлык ветераннар, ә мәктәптә алар 21 ветеран, бәйрәм өстәле артына җыелды, ә укучылар концерт номерлары әзерләде.
Мәктәп директоры Әнвәр Шәяхмәтов ветераннарны җылы каршы алып, аларга ихлас котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Очрашу Чулпан мәктәбендә озак еллар эшләгән пенсионерларга аралашу шатлыгы, көр рух һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. “Коллективта безнең турында онытмаулары һәм ел саен Өлкәннәр декадасында безгә аерым игътибар һәм хөрмәт күрсәтүләре сөендерә", – диде бәйрәм чарасында катнашучыларның берсе Наилә Насыйбуллина.