Нурлат гимнаст кызлары кабат ике алтын медаль яулады

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүчеләр Арина Зарипова һәм Эмилия Сәгъдиева янә мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә узган традицион «Көзге нәфислек» ярышларында алар чираттагы алтын медальләрен яулады. Кызларның җиңүе тренер Зифа Сәгъдиева өчен дә көтелмәгән шатлык булган.

– Мин үз укучыларыма ышанам, әмма алар 1нче урынны ала алырлар дип уйламаган идем, чөнки көндәшлек бик көчле бит. Мондый дәрәҗәдәге ярышларда безгә атказанган тренерларның профессиональ студияләрендә шөгыльләнүче спортчылар белән көндәшлек итәргә туры килә. Жюри әгъзаларының мактау сүзләрен тыңлау да күңеллерәк булды. Алар билгеләп үткәнчә, Нурлат гимнасткалары һәрвакыт югары нәтиҗә белән чыгыш ясый, – дип уртаклашты Зифа Радиковна.

Кызларның тырышлыгын билгеләп үтмичә булмый. Арина Самарада яши икән. Инде икенче җәй каникул вакытында ул «Омтылыш» студиясендә күнегүләр ясый. Тренировкаларга әбисенә  кунакка кайткач Аксумладан килә.

- Ул безнең тренировкаларны ярата. Соңгы елда Арина үз осталыгын сизелерлек яхшыртты. Моны соңгы ярышлардагы чыгыш нәтиҗәләре буенча да хөкем итәргә мөмкин. Җәй һәм сентябрь айларында ул туган шәһәренә өч медаль алып китте, аларның барысы да Биектау турнирында һәм берсе Мәскәүдә яуланды, – дип сөйли кызның тренеры. Кызының нәтиҗәләрен дә билгели алмый. - Эмилия беренче тапкыр туп белән чыгыш ясады. Шулай ук судьялар аңа 1 урын бирерләр дип уйламаган да идем, чөнки бездә гимнастика предметлары белән эшләү өчен шартлар шактый аз. Ләкин Эмилия туп белән катлаулы элементларны да башкара алды. Бу чыннан да аның лаеклы алтын медале.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International