Совет урамындагы 127 һәм 129 номерлы йортларны берләштергән ишегалды быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелде.
Кече архитектура формалары, балалар өчен җиһазландырылган уен мәйданчыгы, комлык, уңайлы эскәмияләр, кием өчен ачык киптергеч, ишегалды яктырткычлары хәзер якындагы йортларда гына түгел, башка микрорайоннарда яшәүчеләрне дә җәлеп итә. 3нче шәһәр мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Тимур Ваһапов, Александр Леонтьев һәм Виталий Артамонов акробатика белән мавыга һәм соңгы вакытта «Буровик» спорт залына бара торган юл өстендәге тренажерларда шөгыльләнү өчен һичшиксез, биредә тукталалар. Менә ачылган көнне дә алар монда иде. “Бик күп тренажерлар, аеруча тартылу тренажеры ошый", – дип үз фикерләре белән уртаклашты алар.
Бирегә җыелган Совет урамындагы 127 һәм 129 номерлы йортларда яшәүчеләрне, шулай ук чарада катнашкан нурлатлыларны шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде.
"Нурлатта мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, урамнар, парклар, скверлар матурлана, ишегаллары төзекләндерелә, болар барысы да нурлатлыларның уңайлы тормышы өчен эшләнә», – диде ул һәм аларны район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән котлап. Быел шәһәр буенча 24 ишегалды төзекләндерелде, дип билгеләп үтте.
Мәйданчыкта аниматорлар катнашында күңелле уеннар оештырылды, ә импровизацияләнгән сәхнәдә район үзешчәннәре чыгыш ясады. «Престиж» идарәче оешмасы хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын кайнар чәй һәм тәм-том белән сыйлады.