Нурлатта Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә комиссия әгъзалары 4 мәсьәләне карады. Әйтик, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Ханеня башта комиссиянең алдагы утырышы беркетмәсен үтәү буенча хисап тотты, соңыннан «2015-2024 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Заррина Сәйфетдинова административ киртәләрне киметү һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен шартларны яхшырту чаралары турында сөйләде. Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лилия Закирова муниципаль милеккә һәм җир ресурсларына карата коррупциячел хокук бозуларны киметү һәм бетерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.
Комиссия утырышы Нурлат муниципаль районы Советының зур залында оешма, предприятие, хокук саклау органнары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.