Башта ул өлкәннәр декадасына багышланган бәйрәм концертында катнашты. Биредә Александр Валерьевич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән Нурлат районы өлкәннәрен истшәлекле көзге бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Аннары министр шәһәрнең 1нче мәктәбендә физика, химия һәм биология кабинетлары белән танышты. Биредә Нурлатта чираттагы «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге урнашкан. Яңа уку елы башына ул «Мәгариф» милли проектына керә торган «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган иде. Шулай ук Александр Шадриков үзенең эш визиты барышында Нурлаттагы «Туп» яңа футбол манежының функциональ мөмкинлекләрен бәяләде.