Бүген, 3 октябрьдә, шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә зур бәйрәм концерты узды. Ул өлкән буын кешеләренә багышланган декада дәвамында оештырылды.
Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган нурлатлыларны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сәламләде. Бәйрәм кунаклары барысы бергәләп Халыкара өлкәннәр көне барлык буыннар өчен дә үзенчәлекле дигән фикер белән тулысынча килешә. Бу көнне ветераннарга, лаеклы ялда булган өлкән буын вәкилләренә хәрби һәм хезмәт батырлыклары, туган ил, республика, район үсешенә, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүгә зур өлеш кертүләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Нурлат районында бүгенге көндә якынча 17 мең пенсионер яши, шул исәптән 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды, 300дән артык тыл хезмәтчәне.
- Сезнең алдыгыздагы җаваплылыгыгызны аңлап, без өлкән буын кешеләренә социаль ярдәм күрсәтүне өстенлекле бурычларның берсе итеп саныйбыз. Шәһәрдә һәм районда максатчан программалар уңышлы тормышка ашырыла, адреслы ярдәм күрсәтелә, Һәркемгә уңайлы мохит булдырыла, өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм иткән күп кенә социаль объектлар файдалануга тапшырылып килә. Гомерегезнең алтын көзе дә якты һәм җылы булсын!- дип билгеләп үтте Алмаз Сәлим улы һәм ветераннарга изге теләкләрен җиткерде.
Нурлатлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән экология министры Александр Шадриков та иң изге теләкләрен җиткерде.
– Сез безнең буын өчен һәрвакыт үрнәк булдыгыз, без сезгә һәрвакыт тигезләндек, сезнең хезмәтегез белән горурланып үстек, – диде ул. Залда район икътисадының барлык тармаклары вәкилләре җыелуына шатлануын, барысына да иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, җыерчыкларының бары тик елмаю – сөенечләрдән генә барлыкка килүен һәм һәрчак янәшәдә якын кешеләр булуын теләде.
Котлау эстафетасын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева дәвам итте.
Бу көнне сәхнәдә үз гомерләрен туган районыбызга хезмәт итүгә багышлаган һәм төрле җитештерү участокларында лаеклы хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтләделәр. Үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары һәркем өчен бүләк булды.