Нурлатта Фәрит Гайнуллин истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә шәһәрнең «Тулпар» спорт сараенда «Тепло-ЭнергоСервис» оешмасының Нурлат ТЭЦ башлыгы Фәрит Гайнуллин истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды.

Фәрит Гайнуллин спорт белән мавыккан,  күп төрле спорт чараларын һәрчак хуплаган, волейбол уйный торган булган. Ул, җитәкче буларак, эшкә кабул иткәндә, хезмәткәрләрнең спорт күнекмәләре белән дә кызыксынган. Фәрит Исламовичны барлык хезмәткәрләр дә уңай, мәрхәмәтле, гадел, күңелле һәм ярдәмчел кеше буларак искә ала.

Турнирда Фәрит Исламовичның туганнары, кызлары һәм якын дуслары катнашты. Уенда катнашучылар лаеклы һәм кызыклы уен күрсәтте. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны «ТаграС» командасы алды, 2 урынны «Надежда» командасы алды, мактаулы 3 урынны «Вера»командасы алды.

Җиңүчеләргә күчмә Кубок тапшырылды, димәк, ел саен әлеге турнирны уздыру традициягә керәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International