Нурлатта спорт паркы стадионында 2007-2008 елларда туган егетләр арасында «Энергетик» кибете призларына футбол турниры узды.
"Нурлат һәрвакыт футбол шәһәре булды. Аның даны яшәсен иде, футбол алга таба да үссен иде. Моның өчен яңа футбол талантларын ачарга кирәк, алар безнең шәһәрдә һәм район авылларында аз түгел. Безнең команданың инициативасы белән район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә футбол турниры уздыруның максаты шундый», – диде аларның берсе Айназ Хәйруллин.
Турнирда 5 мәктәп командасы катнашты: гимназия, №1, 3, 4 һәм 9 мәктәпләр. Башланыр алдыннан аларны район Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова сәламләде. Көрәш киеренке барды, бигрәк тә беренче урын өчен: җиңүчене пенальти буенча гына ачыкладылар. Нәтиҗәдә, 1нче урынны-9нчы мәктәп командасы, 2нче урынны – 3нче, 3нче урынны 1нче мәктәп алды. Иганәчеләр шулай ук иң яхшы уенчыны билгеләделәр. Ул җиңүче мәктәп капкачысы булды