Нурлатта төзекләндерелгәннән соң ишегалды территориясе файдалануга тапшырылды

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Өченче ел рәттән «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә Нурлатның дистәләгән ишегалды территорияләре яңарыш кичерә.

Нурлат урамы буенча  урнашкан 10нчы йортның ишегалды территориясе дә - 24 быел төзекләндерелгән йорт ишегалды арасында. Асфальтланган территория, йортның ике ягында тротуарлар, яшәүчеләрнең автомобильләре өчен парковкалар, уен мәйданчыгы боларның барысын да, әлбәттә, балалар уңай бәяләде.

- Әүвәл ишегалды бик тар иде, йөрер өчен уңайсыз иде, аннары төзәттеләр дә хәзер  миңа бик ошады, – дип сөйләде бу йортта яшәүче беренче сыйныф укучысы Ләйлә Фомина чын күңелдән шатланып. - Монда бик матур булды, юлларны ясадылар, элек велосипедта йөри алмый идек, хәзер менә уңайлы.

Мондый бәяләүдән соң башка берни дә кирәкми.

– Быел әлеге программага безнең идарәче компания хезмәт күрсәтә торган өч ишегалды территориясе кертелде. Барлыгы 40 ишегалды һәм ел саен 2-3әр ишегалды төзекләндерелә, - диде «Нефтьче» идарщче оешмасының юрисконсульты Илсинә Фәйзуллина. Тулаем алганда, «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлаганнан бирле аңа 60тан артык Нурлат ишегалды территориясе үзгәртеп кору кичерде.

- «Безнең ишегалды» Президент программасы 2020 елдан бирле эшли. Ул вакытта 21 данә ишегалды  төзекләндерелде, 2021 елда-16, быел 24 ишегалды территориясе яңартыла,-диде район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Марсель Гәрәев. - Аларның әзерлек дәрәҗәсе 99 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта 17 ишегалды территориясе төзекләндерелгәннән соң ачылды инде. Эшләр бөтенесендә дә диярлек төгәлләнде диярлек, хәзер ишегалды территорияләре этаплап файдалануга һәм идарәче компанияләр балансына тапшырыла.

Бу төр эшләр берьюлы дүрт күпфатирлы йортны - Совет урамындагы 101 һәм 93, Чапаев урамындагы 9 нчы һәм Мәктәп урамындагы 12 нче йортларны берләштерә торган территориядә дә тәмамланып килә. Шушы көннәрдә биредә район башлыгы да булып эшләр барышы белән танышты. Әлегә эшләргә нокта куелмаган, ул территориянең күбрәк функциональлеген булдыру өчен кайбер тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләрен бирде. Ахыргы нәтиҗәнең әлеге йортларда яшәүче төрле яшьтәгеләрнең күңеленә хуш килүе мөһим бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International