Мондый эшләрнең сыйфатлы башкарылуы аеруча мөһим. Шуңа күрә юл эшләре район җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә. Шул көннәрдә, мәсәлән, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин мондый объектларда эшләрнең ничек оештырылуы белән танышуын Көнчыгыш микрорайонындагы Мөхәрмәтов урамыннан башлады. Биредә Нурлат автомобиль юллары идарәсе көче белән каты өслекле машина юлы төзелә, тротуар төзү дә планлаштырыла. Соңгысы, әлбәттә, күбрәк җәяүлеләрне җәлеп итәчәк, һәм бу үз чиратында кайбер таләпләрне дә өсти. Кайберләренә район башлыгы да игътибарын юнәлтте. Мәсәлән, бу урамда кибет бар, һәм матур элмә такта аңа комачауламас иде.
Юл эшләре биредә бөтен көченә бара. Ә менә Совет урамында алар инде төгәлләнгән, һәм бүген бу транспорт чаралары өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлы киңлек. Ике яктан салынган тротуарларга - плитка, юлга асфальт түшәлгән, машиналар өчен тукталыш урыннары да ясалган.
- Совет урамының әнә теге йортында яшим мин, диде Мария Кондрашова, ике катлы йортларның берсенә ишарәләп. - Карагыз, нинди матурлык! Узган ел әле җыенда ук урамның бу өлешен төзекләндерәчәкләр дип әйттеләр. Һәм менә хәзер шатланып туя алмыйбыз.
Гыйматдинов урамында да тротуар төзелеше тәмамланган, әлеге урамда Безымянная урамыннан алып Кооператив урамына кадәрге юл катламына капиталь ремонт ясалган. Кариев һәм Юность урамнарын тоташтыручы Сәйдәшев урамындагы яңа тротуар да юл хәрәкәте иминлегенә уңай тәэсир итәчәк. Тротуар хәзер шәһәрнең үзәк өлешендәге тимер юл кичүенә кадәр дә бар.
Яңа тротуарлар, каты өслекле юллар шәһәрнең төрле микрорайоннарында төзелә. Кайдадыр эшләр төгәлләнгән инде, кайберләрендә алар дәвам итә әле. Димәк, көзге юлсызлыктан иза чигүче нурлатлыларның саны тагы да кимиячәк, чөнки яңа юл – яңа тормышка өмет, дип юкка гына әйтмиләр бит.