Бер генә урамлы Үрнәктә бүгенге көндә 63 хуҗалык исәпләнә, 122 кеше яши. Авыл зур булмаса да, аның кайда урнашканын районда белмәгән кешеләр сирәктер. Чөнки янәшәдәге чишмә буена күпләр бик теләп ял итәргә килә. Ә менә кибетен авылда яшәүче өлкән буын вәкилләре генә хәтерлидер, мөгаен. Чөнки аның ябылганына дистәләгән еллар инде. Авыл халкы азык-төлек, көндәлек кирәк-яракларны күрше Киекле авылыннан, район үзәгеннән барып алырга күнеккән. Өлкән яшьтәгеләр атнага берничә тапкыр килә торган район кулланучылар җәмгыятенең автолавкасын көтеп ала диярлек. Әмма инде бик тиздән каядыр йөрергә дә, тәгәрмәчле кибетнең килүен көтәргә дә кирәк булмаячак. Чөнки июнь аеннан бирле авылда Татарстан Речспубликасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү программасы буенча кибет төзелеше дәвам итә. Диварлар күтәрелгән, түбәсе ябылган, ишек- тәрәзәләр куелган... Подрядчы «Полимер» оешмасы төзүчеләре бу көннәрдә инде эчке эшләрне төгәлләп киләләр, тирә-як территорияне төзекләндерү дә тулы көченә бара, тиздән җиһазларны да алып кайтачаклар. Кибет җыйнак кына итеп төзелгән, әмма анда барлык уңайлыклар да булачак. Авыл кешеләре бу көннәрдә сәүдә ноктасы ачылу көнен түземсезләнеп көтә. Җәй айларында гаиләсе белән туган авылында яшәүче Фатыйх Мусин да кибет каршыда гына төзелеп килүче кибеттә эшләрнең барышын күзәтеп бара.
- Авылыбыз халкы шатланып туя алмый. Өлкәннәргә каядыр барып йөрергә кыен бит. Ә хәзер килеп китәр урын булачак. Элек иске кибетебез дә шунда урнашкан, кичке уеннарга да шунда җыела идек. Кибет ачылган көнгә гармунымны әзерләп куйдым инде, - диде ул.
Шушы көннәрдә исә Үрнәктә кибет төзелешенең барышы белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да килеп танышты. Кайту юлында изге чишмә территориясен дә карап чыкты. Чишмәнең кайчандыр нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерелгән территориясенә хәзер ремонт таләп ителә инде. Алмаз Сәлим улы белгечләрне урынга чакырып, башкарыласы эш күләмен билгеләргә һәм аның территориясендә ремонт үткәрергә дигән күрсәтмә бирде.