Нурлат шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында ветераннар өчен бәйрәм оештырылды

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Балалар бакчасы коллективы лаеклы ялдагыларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр катнашында узган бәйрәмгә чакырды.

Нурлат шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында озак еллар эшләгән бүген лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә бәйрәмгә чакырдылар. Шатланып киләләр, чөнки капиталь ремонттан соң балалар бакчасы нык үзгәрде. Ветераннар сокланып төркем бүлмәләрендәге үзгәрешләрне күзәтте, ә соңыннан актлар залында балалар бакчасына йөрүчеләр әзерләгән концерт номерларын бик теләп карады. Ветераннарга җылы котлаулар һәм изге теләкләр белән балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Могыйнова, профком рәисе Тәнзилә Галиуллина мөрәҗәгать итте.

“Барлык коллективка һәм балаларга шундый җылы бәйрәм өчен рәхмәт", – дип шатлык белән лаеклы ялда булган хезмәткәрләр исеменнән Люция Ногманова рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International