Кизләүдән Ганиевлар фермер хуҗалыгына аякка басарга " Агростартап” программасы ярдәм иткән

2022 елның 1 октябре, шимбә

Кизләүдән Ганиевлар фермер хуҗалыгына аякка басарга " Агростартап” программасы ярдәм иткән. Ганиевлар үз эшчәнлеген күптән түгел - 2019 елда гына башлап җибәргән фермерлардан әле. Шулай булуга карамастан, фермер хуҗалыгында шартлар башкаларныкыннан ким түгел. Механикалаштырылган иркен ферма, төзек каралты-кура, кышка җитәрлек итеп әзерләп, рәт-рәт итеп пөхтәләп өеп куелган салам һәм печән…

Терлекләрнең дә көтүдән кайткан вакыты... Аларның саны бүгенге көндә 70кә җитеп бара, шуларның 50дән артыграгы - савым сыер. Моннан тыш, хуҗалыкта тайлар да бар әле.

Фермер хуҗалыгының тарихы зур булмаса да, үзләренең бу өлкәдә тәҗрибәләре шактый. Чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыкларында моңа кадәр дә терлекләрне күпләп асраганнар. Рәфис Габбас улының терлекчелек тармагында эш тәҗрибәсе булуы да файдага гына…

Башкаларга үрнәк булырлык хуҗалык булдыру турында күптән хыяллана гаилә.

- Хыялга юлыбызда «Агростартап» программасы булышты дисәк тә була. 3 миллион сум күләмендәге грант бина, терлекләр сатып алу өчен яхшы ук ярдәм булды, - ди Рәфис Ганиев бүген.

Фермер хуҗалыгы оештыру-җиңел хезмәт түгел. Барысын да буш урында башларга туры килә. Ферма бинасын җирле агрофирмадан сатып алалар, аны тулысынча төзекләндереп, 100гә якын баш терлек асрау өчен әзерлиләр, кардалар ясыйлар. Шактый зур ферманы ике өлешкә бүлгәннәр, бер ягын сыерлар, вак терлекләр өчен җайласалар, икенче яртысы бөртек саклау өчен ярап куя. "Бүгенге көндә ферманы сөтүткәргечтән башка күз алдына  китереп булмый. Шуңа башта ук сөтүткәргечләр җайладык, суыту җайланмалары урнаштырдык.

Савылган сөт югары сортлы булып китә. Көнгә бер тоннага якын сөт савабыз", - диләр фермерлар.

Ганиев исә башка юнәлешләр буенча да заман белән бергә атларга тырыша. Әйтик, фермер хуҗалыгында нәселле хайваннар гына асрала. Аларны Удмуртия нәсел хуҗалыкларыннан, Татарстанның Арча районыннан алып кайтып үрчеткәннәр.

Бүгенге көн өчен шулай мөһим булган фактор-көтү тулысы белән лейкоздан чиста. Бусы да барлык ветеринария таләпләрен үтәү нәтиҗәсе. Терлекләрнең барысы да  идентификатлаштырылган, ягъни федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлеп махсус номер алган. Әлеге номер терлекләр турындагы барлык мәгълүматны да белергә, иң беренче чиратта ветеринария буенча профилактика чараларын контрольдә тотарга ярдәм итә.

Алга карап эш итмәсәң, фермер хуҗалыгын үстереп булмый, дип саный Ганиевлар. Быел тагын бер бина сатып алып,  ремонтлап куйганнар. Үзалларына терлек-туарның баш санын 20-30 процентка арттыру бурычын куелар. Алар өчен урын җитәрлек. Әмма шул кадәр баш терлекне азык белән тәэмин итү проблемалы булырдыр, дип борчылалар.

Бүгенге көндә аларның 90 гектарга якын җирләре бар, шуларның 60 процентында бөртеклеләр, калганында күпьеллык үләннәр үстерәләр. Җирдә эшләр өчен 3 тракторлары, барлык кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы бар.

– Җир җитмәү-районның күп кенә фермерларын борчый торган мәсьәлә. Аякка нык басу өчен, авыл хуҗалыгы әйләнешендә җирнең җитәрлек булуы мөһим. Бу культураларның төрләрен арттырырга, артык ашлыкны сатып техниканы яңартырга мөмкинлек бирер иде, - ди Рәфис Ганиев.

Ягулык-майлау материалларының, ашламалар, запас частьләрнең бәясе арту да бүгенге көн фермерлары файдасына түгел, әлбәттә. Әмма сөтне сатып алу бәяләренең шактый югары торуы, чыгымнарны көйләргә, ферманы эшләтергә, 3 авылдашларына хезмәт хакы түләргә ярдәм итә.

 Болар хакында фермерлар күптән түгел хуҗалык эшчәнлеге белән урынга килеп танышкан район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга да сөйләделәр. Алмаз Сәлим улы бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә хәл итү юлларын эзләргә тәкъдим итте.

...Бу көннәрдә Ганиевлар кышлату чорына әзерләнәләр. Хәер, фермалары кышка күптәннән әзер инде. Шул ук вакытта җир эшкәртү эшләре дәвам итә.

Иң мөһиме - һәр көн иртән һәм кичен ферма ягыннан саву аппаратлары тавышы тарала. Бу исә кизләүлеләрдә берникадәр үткәннәрне сагыну да, шул ук вакытта шатлык хисләре дә уята – үз авыллары өчен җан, аны яшәтер өчен бар тырышлыкларын куючы кешеләр булганда, авыл яши әле, димәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International