Шәхси һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси эшмәкәрләр, Нурлат районы авыл җирлекләре ярминкәдә үз продукциясен зур ассортиментта тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нурлатлыларның ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карады, төп продукт категорияләренә бәяләр һәм ассортимент белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән дә аралашты