Нурлат бердәмроссиялеләре ветераннарны-партия әгъзаларын өлкәннәр көне белән котлады

2022 елның 1 октябре, шимбә

Җирле бүлекчә төзүнең чишмә башында торган хөрмәтле яшьтәге кешеләргә җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырылды.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова җирле бүлекчәнең чишмә башында торган, үзенең тырыш һәм күпьеллык намуслы хезмәте белән район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны котлады. Ул аларны җирле бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. «Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, акыллы киңәшләрегез безгә яңа уңышларга ирешергә ярдәм итә. Янәшәгездә һәрчак яратучан, кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын!",- хөрмәтле ветераннарга ул теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International