Алар арасында хәрби комиссариатка повестка көтеп тормыйча үзләре килүчеләр дә бар.
Аларның берсе-шәһәрдәшебез Ринат Хәсәншин. Аңа 51 яшь, 90нчы еллар уртасында Чечняда сугышларда катнашкан, быелгы вакыйгалардан да читтә кала алмаган.
- Ике бабам да сугышта булган. Аларның берсе Харрас Ибраһимов рейхстагта үз имзасын калдырган. Хәзер миңа да илебезне якларга вакыт җитте, – дип уртаклашты ул. – Хезмәткә чакырылучыларның төп бурычы-Ватанны саклау һәм тынычлык урнаштыру. Барлык егетләргә дә исән-сау кайтуларын телим. Уңышлар!
Нурлаттан Александр Сидоровны озатырга әбисе Зинаида Архиповна, күпсанлы туганнары, күршеләре килгән иде. "Махсус операциядә үз теләгем белән катнашырга булдым. Без үгетләмәдек", - диде аның апасы Раиса Согласова.
"Бездән башка, кем?" Армия хезмәтен 2003-2005 елларда Ульяновскида һава-десант бригадасында уздым. Тәҗрибә дә, тактик әзерлек тә җитәрлек дип уйлыйм, – диде Александр көр кәеф белән.
Якташларыбызны Казанга озатыр алдыннан хәрби комиссар Заһир Абдуллин теләкләрен җиткерде.
- Ватанга хезмәт итегез. Үзегезне саклагыз. Онытмгыз: сезне өйләрегездә көтәләр. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!
Бу сүзләр мобилизация буенча юлга кузгалучыларны озатырга килгән һәркемнең теләкләре белән аваздаш иде.