Нурлатта мини-футбол буенча Манеж ачылышы видеоконференция форматында «Россия – спорт державасы» унынчы Халыкара форумы кысаларында узды.
Әлеге чарага Россия Федерациясенең 10 регионы – Краснодар крае, Төньяк Осетия, Владимир, Курск, Брянск өлкәләре һәм 11 спорт объекты ачылган башка төбәкләр тоташкан. Нурлат әлеге форумда Татарстан Республикасын тәкъдим итте.
Ачылу тантанасын трансляцияләү зур экранда туры эфирда алып барылды. Нурлатта футбол манежының ачылуга әзерлеге турында Татарстан Республикасы Спорт министры вазифаларын башкаручы Алмаз Миңнегулов хәбәр итте. Ул нурлатлылар исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде. Әлеге манеж универсаль спорт мәйданчыклары һәм кече бюджет спорт корылмалары төзелеше буенча төбәк программасы буенча төзелгән. «Әлеге программа буенча 2013 елдан 1100дән артык яссы спорт корылмасы һәм 43 блок модульле база төзелде. 2020 елдан башлап Россия Спорт министрлыгы тәкъдиме белән без типлаштырылган спорт модульле корылмаларын төзүгә күчтек һәм инде 2 ел мондый футбол манежлары төзүне гамәлгә ашырабыз», – дип белдерде ул РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинга, РФ спорт министры Олег Матыцинга һәм Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилевка.
Элегрәк, турыдан-туры трансляция башланганчы, нурлатлыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Спорт министры вазифаларын башкаручы Алмаз Миңнегулов, ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев сәламләде. Алар нурлатлыларны бу вакыйга белән ихластан котладылар, подрядчыга, спорт ветераннарына һәм башкаларга Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының Мактау грамотасын, Нурлат районы башлыгының, ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын, ТР футбол федерациясенең Рәхмәт хатларын, шулай ук «Факел» командасына ТР футбол федерациясенең кубогын һәм дипломын тапшырдылар. Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиевка символик ачкычны «Универсал» подрядчы оешма участогы начальнигы Ирек Хәйруллин тапшырды.
Биредә тантаналы рәвештә футбол манежындагы беренче матчның башлануын белдергән беренче тупны тибү хокукы спорт ветераны Марат Летфуллинга һәм яшь футболчы Кирилл Ивановка бирелде.
Манежның тантаналы ачылышы легендар спортчы, футболчы - якташыбыз Галимҗан Хөсәенов һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.