Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация кисәтү

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә көчле яңгыр;

- төнлә һәм иртән көчле көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең төзеклегенә игътибар итегез;

- үз ишегалларыгызда конструкцияләрне каты ныгытып беркетегез, аларны вакытында карап тору кешеләрне җәрәхәт алудан коткарып калырга мөмкин.

Җил көчәйгәндә:

1.    Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.    Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3.    Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4.    Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5.    Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.

6.    Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән каерылган вак декор өлешләре куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә мондый куркыныч бигрәк тә арта.

7.    Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга.

8.    Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International