Татарстанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә кайнар линия үткәрәчәк.

2022 елның 05 октябрендә сәгать 10.00нан сәгать 15.00кә кадәр белгечләр сезнең сорауларга җавап бирәчәк, тулы мәгълүмат алырга һәм бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

Гражданнарга вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, Социаль иминият фондының региональ бүлеге, медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлеге белгечләре консультацияләр бирәчәк.

Кайнар линия телефоны (843) 236-00-71. Үз сорауларыгызны whatsappка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International