Урманның файдалы бүләкләре-гөмбә һәм җиләк. Урман массивлары гөмбә, җиләк, чикләвек һәм башка урман бүләкләре белән тулган вакыт җитә.
Димәк, кеше гаебе аркасында чыккан «җиләк» һәм «гөмбә» чоры янгыннары барлыкка килү куркынычы арта. Гөмбә, җиләк җыючы һәм урманда ял итүче гражданнар еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозалар, нәтиҗәдә бу еш кына җитди янгынга китерә. Утны караусыз калдыру, сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге, урманда ташландык чүп-чар яндыру – барысы да янгын чыгуга сәбәп булып тора. Шунысын да онытмаска кирәк, безнең ваемсызлыктан кыр һәм урман юллары белән чикләшкән урман массивлары, авыл хуҗалыгы җирләре, торак пунктлар, дача участоклары зыян күрергә мөмкин.
Урманда янгыннар килеп чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне катгый үтәү мөһим:
—янып торган чүпрәкләрне, шырпы, сүндерелмәгән төпчекләрне ташламаска;
- урманда чүп-чарны яндырмаска;
- янгын куркынычы чорында учак кабызмаска;
— пыяла шешәләрне яки пыяла ватыкларын калдырмаска;
- чүп-чарны ташламаска, аеруча май, бензин яки башка тиз янучан материаллар сеңгән материалларны;
- аланнарда, урман кырларында, бакчаларда, кырларда үләннәрне яки куакларны яндырмаска.
Үзегезне һәм мал-мөлкәтегезне саклагыз!
73нче ПСЧ инспекторы Тансылу Әхәтова.