Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин авыл мәктәбендә туклану сыйфаты торышын тикшерде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Киекле урта мәктәбендә барлык укучыларның да кайнар ризык туклануы тәэмин ителә.

Бу көннәрдә шәһәр һәм район Советлары депутатлары шәһәр һәм авыл мәктәпләре ашханәләрендә кайнар аш әзерләүне тикшерәләр. Киекле урта мәктәбендә туклану сыйфаты торышы белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Алмаз Сәлимович балалар, пешекчеләр белән аралашты, туклануны оештыру белән кызыксынды. Биредә 107 укучының барысы да кайнар аш белән тәэмин ителә. Балалар өч тәнәфестә чиста, уңайлы аш бүлмәсендә ашыйлар.

Нурлат районы мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләрендә барлык балалар өчен туклану оештырылган. Башлангыч сыйныф укучылары көн саен бюджет хисабына бушлай туклана, төшке аш бәясе 55 сум 55 тиен тәшкил итә, ә 5-11 сыйныф укучылары өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган акча хисабына туклану оештырылган. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле укучылар да түләүсез туклану белән тәэмин ителә тартыла.  Мәктәп укучыларының төшке ашны ата – аналар взносы хисабына сатып алу мөмкинлеге бар, аның бәясе шәһәр мәктәпләрендә – 40, авыл мәктәпләрендә-20 сум, шулай ук буфет продукциясе дә бар.

Әйтергә кирәк, быел ике шәһәр мәктәбендә, 3нче һәм 4нче номерлы мәктәпләрдә, «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә азык-төлек блокларына капиталь ремонт үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International