Нурлатның «Туслах» газетасын Сочидагы медиафорумда мисал итеп китерәләр

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Баш мөхәррир-«Нурлат-информ» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева Сочидагы «Бөтен Россия-2022» хәзерге заман журналистикасы Бөтенроссия форумында Россия медиасоешмаларын Нурлат районы басмалары белән таныштырды.

Ул Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Төньяк Осетия, Чувашия һәм илнең башка төбәкләреннән килгән вәкилләр белән беррәттән «Туган телләрне саклауда масскакүләм-мәгълүмат чараларының роле» дигән түгәрәк өстәл эшендә актив рәвештә катнашты. Аның чыгышының темасы  чуаш телен саклау һәм үстерүнең мөһим аспектларына кагылучы, шул исәптән мәгълүмат-коммуникация киңлегендә аның тулы масштаблы эшләве өчен шартлар тудыруга юнщлдерелгән «Нурлат районының «Туслах» газетасы мисалында милли матбугатны үстерүнең һәм саклауның роле һәм әһәмияте» дип аталды.

- 11 милләт вәкиле яшәгән районыбызның полиэтник характерын истә тотып, җирле гаммәви мәгълүмат чараларына дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда зур җаваплылык йөкләнә. Монда да без җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту процессына, шулай ук туган телләрне саклауга уңай йогынты ясыйбыз. «Нурлат-информ» өстенлегендә – киң аудитория, югары рейтинг һәм нурлатлыларның ышаныч дәрәҗәсе, бу куелган максатларга ирешүгә ярдәм итә, – дип билгеләде Резеда Әкрам кызы.

Шулай ук Россия Федерациясенең барлык халыкларга да туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияләвенә игътибарны юнәлттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International