Нурлатта Нурлат урамында ишегалды территориясе ачылды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Нурлат шәһәрендә төзекләндерелгән «Безнең ишегалды” территориясе ачылды.

Биредә Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров та катнашты.              

2022 елда Нурлатта «Безнең ишегалды" республика программасына 24 ишегалды керде. «Безнең ишегалды " Президент программасы 2020 елдан бирле эшли. Ул елда- 21, 2021 елда - 16, быел 24 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Аларның әзерлек дәрәҗәсе 99 процент тәшкил итә. Эшләр тәмамланган диярлек, хәзер ишегалды территорияләре идарәче компанияләр балансына этаплап файдалануга тапшырыла», - диде архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Марсель Гәрәев.

Нурлатта ишегалды территорияләрен ачу һәрчак бәйрәмчә уза. Бу юлы да район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге балалар өчен күңел ачу программасы, уеннар әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International