Нурлат үзәк район хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлеген капиталь ремонтлау дәвам итә. Аның барышы белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
Бүлек тулысынча үзгәрә. "Төзелеш җитештерү эшләре графигы буенча дәвам итә. Хәзер буяу эшләре бара, икенче катта – ишекләр кую, линолеум җәю, беренче катта дивар плиткасын җәю дәвам итә. Объектта 18 кеше эшли", - диде подрядчы оешманың техник директоры Илдар Гатин.
Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, эшләр 15 октябрьгә тәмамланырга тиеш. “Бу бик актуаль булачак, чөнки тагын бер пандемия дулкыны якынлаша", – дип билгеләде ул.