Нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

30 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең (Хәмәдиев ур., 19 йорт) кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бөтенроссия көне (телефон буенча, Skype, Viber, WhatsApp) узачак.

8:00 дән 15:30 га кадәр нурлатлылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, нотариус, Пенсия фонды белгече, адвокат һәм «ТР БТИ» акционер җәмгыяте Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала алачак.

2-28-24 яки 8-937-629-00-38 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

2022 елның 30 сентябрендә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә кизү тору графигы:

 Пенсия фонды белгече-08:00-09:30,

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе-09:30-11:00,

нотариус – 11: 00-12: 30,

«ТР БТИ» АҖ Нурлат филиалы юрисконсульты-12:30-14:00,

адвокат– 14:00-15:30.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International