Нурлатның чуваш милли-мәдәни үзәге Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасын чуваш милли-мәдәни автономиясе» Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе Татарстан халыклары ассамблеясенең чуваш халкының телен, мәдәниятен һәм фольклор традицияләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатына лаек булды.

 

Җирле бүлек җитәкчесе Галина Терентьевага бүләкне тантаналы рәвештә автономия советының күчмә утырышында тапшырдылар. Әлеге чара, 25 сентябрьдә, Әлки районы Сиктермә-Хузангай авылында узды.

Очрашу барышында чуваш телен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру буенча дәүләт хакимияте органнары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алышу кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Биредә иҗтимагый оешма советы әгъзалары 2023 елга ЧНКның эш планы турында да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International