Нурлат аграр техникумы студентлары өлкәннәргә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык - төлек алып кайтырга булышты

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрьдә өлкәннәр көне алдыннан Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәһәрнең белем бирү учреждениеләре үз продукциясен тәкъдим итте.

Нурлат аграр техникумының «Форпост» отряды активистлары чарада волонтерлар буларак ярдәм күрсәтте: продукцияне төяп җибәрергә булыштылар, шулай ук авыр сумкаларын пенсионерларга өйләренә  кадәр дә илтештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International