26 сентябрьдә Татарстанда урыны белән көчле яңгыр явачак
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, киләсе атна башында республикада яңгырлар белән тотрыксыз һава торышы сакланачак. Температура күрсәткечләре сентябрьнең климат нормасы кысаларына кайтачак. Төнлә минималь температура +5..+10° булыр дип көтелә, көндез һаваның максималь температурасы +9.. +14° булачак.