Нурлат районында гошер садакасы җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе бара

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл мәчетләреннән кеше өзелми дә диярлек: бакча уңышын җыеп алган нурлатлылар гошер садакасы китерә.

Гошер-ул зәкятнең бер төре, мөселман кешесе үзе үстергән уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирә. Әлеге сәдаканы фәкыйрьләргә турыдан-туры яисә дини һәм социаль оешмалар аша тапшырырга була.

Кизләүдә, ике ел элек кертелгән традиция буенча, быел да авыл халкыннан гошерне үзәкләшкән төстә зур бәйрәм ясап җыйганнар. Төп кабул итү пункты итеп Иске мәчет билгеләнгән, һәм беренче килүчеләр дин йорты капкасын ачып кергәндә иртәнге 8 дә тулмаган булган әле.

- Барысы да бик яхшы оештырылган иде, - дип уртаклашты Сәрия Мөхәммәтова. – Гошер садакасын алып килүчеләрне юмарт табын артында корбан ашы һәм чәй белән сыйладылар. Мәчет яны курсларында хатын-кызларга дини белем бирүче Фәридә Вафина башлангычында авылдашларыбыз Фәридә Усманова, Фәридә Рәхмәтуллина, Лилия Билданова, Әлфия Хәертдинова, Фәнүзә Зарипова һәм Гүзәлия Җомаголова сый-нигъмәтләр әзерләгәннәр иде, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, озатып тордылар. Бик рәхмәтле булдык. Сәрия апа авылда берүзе яши, бакчасында үзенә җитәрлек кенә булса да яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Гошер садакасы итеп берәр чиләк бәрәңге, суган, кишер, чөгендер тапшырган. Мәчеткә илтергә исә күршеләре ярдәм иткән. Үз көчләре белән китерә алмаучылардан азык-төлекне мәчеттән барып алу да оештырылган булган.

Сүз уңаеннан, шул ук көнне кизләүлеләр тагын бер изге эшкә кушылган – зират территориясен чистарту буенча үткәрелгән өмәдә дә катнашканнар.

- Гошер садакасының бер өлешен, халык белән килешеп, авылыбызның кайбер өлкәннәренә өләшәчәкбез, калганын Нурлат мөхтәсибәтенә илтергә ниятлибез, – диде мәчет имам-хатыйбы Илшат хәзрәт Динмөхәммәтов.

Нурлатта шәһәр халкы гошер садакасын үз мәхәлләләрендәге мәчетләргә яисә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенә китерә ала.

- Гошер садакасын җыю оешкан төстә бара, шәһәр халкы да, авыллардан да күпләп китерәләр, – диде район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов. - Традиция буенча, быел да аның билгеле бер өлешен халыкның мохтаҗ катламына өләшәчәкбез. Әйтик, бу көннәрдә аны күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тараттык. Төп өлеше ризык тарату пунктларында мохтаҗларга кайнар ризык әзерләү өчен кулланылачак.

Республика күләмендә гошер бәйрәме 24 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Әмма, Наил хәзрәт сүзләренә караганда, гошер садакасын көзнең бөтен айлары дәвамында да тапшырырга була әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International