Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин “Южная" агрофирмасы кырларында булды

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Ул киләсе ел уңышы өчен чәчелгән уҗым культуралары кырларының торышы белән танышты.

Быел Нурлат районы игенчеләре 2023 ел уңышы өчен 17125 гектар уҗым культуралары чәчте. Хуҗалыкларда чәчү эшләре вакытында тәмамланса да, бүген басу хезмәтчәннәре көзге культураларның торышы турында борчыла, чөнки кырларда дым җитмәү күзәтелә. Шушы көннәрдә «Южная» агрофирмасы Богдашкино авылы янындагы 80 гектарлы тритикале кырында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин булды.

Уҗымнар чәчкәндә технологияләрне үтәү уңай нәтиҗә бирә-бу басуда культураларның торышы канәгатьләнерлек, шытымнар тигез.

"Хуҗалыкта көзге культуралар мәйданы 3224 гектар тәшкил итә, шуның 2905 е – бодай, 319ы – тритикале. Чәчү вакытында һәр гектарга 70шәр килограмм катлаулы ашлама кертелде", - дип аңлатма бирә Киекле хуҗалыгы бүлеге идарәчесе Әхәт Ганиев.

Биредә шулай ук район башлыгы белән агрофирма эшчәнлегенә кагылышлы башка темалар буенча да фикер алыштылар. Бу көннәрдә хуҗалыкта силоска кукуруз салу бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International