Нурлатта республика мөселман командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Ярышлар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

"Тулпар" спорт сараеның футбол кырында 6 команда очрашты, алар арасында Болгар ислам академиясе студентлары да бар иде. Турнир алдыннан чарада катнашучыларны һәм кунакларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде. Ул республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дә тынычлык һәм хәер-фатиха теләкләрен җиткерде.

"Нурлат районы Башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга һәм" Тулпар" спорт сарае дирекциясенә ярышларны оештыруда ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез", – диде Наил хәзрәт.

Футбол кырында турнирның төп трофее Кубок өчен көрәш бик киеренке  барды, барлык командалар да, шул исәптән нурлатлылар да яхшы уен күрсәтте. Аксубай мөхтәсибәте командасы җиңү яулады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International