Шушы көннәрдә «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры Шамил Габделхәй улы Яһудин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт юлы: 1970-1971 елларда – «Дружба» колхозында тракторчы, 1976-1979 –, НУРБда механик, комсомол оешмасының ирекле сәркатибе, 1979-1985 – «Татнефть»нең «Татнефтеремстрой» буенча ремонт- төзелеш участогы начальнигы, 1985-1998 – “Нурлатнефть” НГДУсының биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтлау цехы башлыгы, 1998-1999 елларда – “Татнефтепром” ААҖ генераль директоры урынбасары, “Зүзәйнефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы, 1999 елның февраленнән бүгенге көнгә кадәр – «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры. Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе. РФ нефть һәм газ сәнәгате атказанган хезмәткәре. ТРның атказанган төзүчесе. «Татнефть»АҖ мактаулы нефтьчесе. РФ Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе. РФ Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре. Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре. Медальләр белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Аксубай һәм Нурлат районнарының мактаулы гражданины. Икенче, өченче, бишенче, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. Техник фәннәр докторы.
Син булмасаң, кем?
Шамил Яһудин тату һәм эш сөючән гаиләдә үсә-Габделхәй Авзалетдин улы һәм Сарвария Шәкүр кызы Яһудиннар җитмеш ел бәхетле парлы гомер кичерәләр, менә дигән биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре – сугыш ветераны, республикада танылган колхозлар рәисе, асылда, күңеле буенча да, холкы буенча да лидер була, андыйларны безнең заманда кризис җитәкчеләре дип атыйлар: аңа эшнең иң авыр участоклары йөкләнә. Гаилә бер урыннан икенче урынга еш күченә, балалар 5 мәктәп алыштыралар, мәктәп өйләреннән 17 чакрым ераклыкта урнашкан вакытлар да була.
Әтиләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, армый-талмый, соңгы көченә кадәр эшләү кебек хезмәт стиле Шамил Габделхәй улының холкында чагылыш таба. Урып-җыю чорында эшче куллар җитмәгәндә, әтиләре балаларын мәктәпкә түгел, кырга, остаханәләргә җибәрә торган була, төнлә дә эшкә уяткалый. Шамил авыл хуҗалыгы техникасын иртә үзләштерә, еш кына тракторчыларны алыштыра, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел тракторда эшли. Институтны тәмамлаганнан соң ул 3 елга Менделеевскидагы химия заводына билгеләнә. Ләкин бу вакытта әти-әниләре Нурлатка күченеп килә, Татар халкының элек-электән килгән традициясе буенча, балаларның берсе һичшиксез әти-әнисе белән яшәргә калырга тиеш була. Ир балалар җирәбә тота һәм әти-әнисе белән яшәү Шамилгә чыга. Җирәбә гадел булганмы яисә абыйлары махсус шулай туры китергәнме, әмма Шамил Габделхаевич өчен ул уңышлы була. Әти-әнисе белән 46 ел яши ул.
Нурлатта һөнәрмән, җитәкче, гражданин буларак үсеш кичерә. Ул нефть тармагына эләкте, Нурлат бораулау эшләре идарәсенә механик булып урнашып, нефтьтармагына кереп китә. Соңрак аңа бер вакытта да эш урынын үзенә сайларга туры килми: әтисе кебек үк, аны да проблемалы объектларга юллыйлар. Син булмасаң, кем? Шул рәвешле, 27 яшьлек егетне, битум заводының төзелеше башлыгы итеп билгелиләр. Кешеләргә карата сизгер, талантлы идеолог һәм хуҗалык эшләрен яхшы белүче Габбас Гыйматдинов Яһудинның оештыру сәләтен һәм хезмәт потенциалын күреп ала.
Алда зур эш тора: проект та, бүлеп бирелгән җире дә булмый. Үз көчләре белән төзиләр - заказчылар да, подрядчылар да үзләре. Аннан соң 13 ел дәвамында «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе биналарын һәм объектларын төзү белән кызыклы һәм авыр эш, биредә аның һөнәри үсеше дәвам итә. Шамил Яһудинның көчле холкын, тулы көченә хезмәт итә, эшен уңышлы итеп ахырына кадәр җиткерә белү сәләтен Нурлат районы Башлыгы Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллин да күреп ала. 1999 елда ул Зүзәй нефть промыселы базасында оешып килүче акционерлык җәмгыятен җитәкләргә тәкъдим итә. Һәм менә инде 23 ел Шамил Габделхәевич Татарстанның эре, югары технологияле һәм динамикалы үсеш кичерүче кече нефть компанияләренең берсе - «Татнефтепром-Зүзәйнефть» акционерлык җәмгыятен җитәкли. Ул-кече нефть компанияләренең иң уңышлы һәм талантлы командирларыннан. Нәтиҗәгә йөз тотып эшләүче идарәче һәм стратег, үз эшенә һәм компаниягә тугъры Шамил Яһудинның тәвәккәллеге һәм осталыгы компаниягә заманның гади булмаган чынбарлыгына һәм икътисади үзгәрешләренә ярашырга булыша.
Компания Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә районнарында 15 чыганакта эшли. Ә бу - авыр, югары үзлелектәге һәм югары күкертле нефть, ул табыла торган гомуми нефтьнең 50 проценттан артыграгын тәшкил китә. Нефтьне дәүләт стандартлары буенча сыйфатның беренче төркеменә кадәр әзерлиләр алар.
Компаниянең үсеш стратегиясендә инновация технологияләрен эшкә кертү төп юнәлешләрдән санала, бу скважиналар дебитын һәм үсешкә юнәлтелгән средстволарның икътисади нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә. Шамил Габделхаевич югары үзлелектәге нефть алуның техник һәм технологик проблемаларын хәл итү юнәлешендә озак һәм ныклы эш алып бара. Техник буын җитәкчесенең компаниянең көндәлек тормышындагы бурычлары һәм аның киләчәк перспективалары белән бәйле фәнни - эзләнү эшчәнлеге һич кенә дә мин-минлеген күрсәтүне үзмаксат итеп куюыннан түгел. Аның өчен югары компетенцияләр, технологияне белү беренче урында тора.
Башкарыла торган эшчәнлек озак вакыт компаниядә нефть чыгаруны югары дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирә. Җитәкче һәм коллектив һәрвакыт һәм һәр җирдә дә эшнең экологик иминлегенә зур игътибар бирә.
Әйтик, соңгы елларда катлам суларын чистарту буенча корылмалар; балыкларны саклау җайланмасы (ул биологик су ресурсларын сакларга мөмкинлек бирә), иярчен үткәргечендә юлаучы нефть газында эшләүче юл җылыткычлары файдалануга тапшырыла, соңгысы газны факелларда яндыру мәшәкатеннән коткара.
Компаниянең аккредитацияләнгән үз лабораториясе бар, ул пробаларны анализларын оператив үткәрергә, барлык җитештерү процессларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Компания шулай ук республикның нефть чыгару белән шөгыльләнгән районнарының социаль-икътисади үсешенә, халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш кертүе белән дә билгеле. Нурлатлылар моны яхшы белә: районның күпчелек эшләрендә, инициативаларында, яңа объектларында, аның уңай якка үзгәрешендә Шамил Яһудинның да өлеше зур. Ул авыл хуҗалыгы эшчәнлеген дә чыгымлы дип санамый: «Җир кешегә хезмәте өчен рәхмәтле була белә, аңа хөрмәт белән карарга гына кирәк», - ди ул. Шуңа күрә сөт заводы, пекарня, пилмән цехы һәм ит продукциясен эшкәртү цехларын ача. Хәзер "Нурлат-сөте" - финанс ягыннан бәйсез һәм табыш китерүче предприятие. Продукция фирма кибетләре аша сатыла, аның белән район мәктәпләре, хастаханәләр, балалар бакчалары тәэмин ителә.
Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт та аерым эшлекле игътибар һәм ярдәм астында. "Ягуар” клубы казанышлары республикадан читтә дә билгеле. Аның спортчылары барлык, хәтта югары дәрәҗәләрдә дә чемпион исемен яулап, район һәм Татарстанның данын күтәрәләр.
Атчылыкны яңартуы да халык традицияләрен, милли матурлык һәм гармонияне кире кайтару җәһәтеннән. Компания һәм аның җитәкчесенең социаль сәясәте, иганәчелеге турында бер мәкалә кысаларында гына сөйләп бетерү мөмкин түгел.
Шамил Яһудин өчен берәүнең дә кайгысы чит түгел. Ике тапкыр ул «Ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңү яулап, “Ел җитәкчесе” булып танылды. Әмма югары исем алу аның өчен бервакытта да үзмаксат булмады. Аның өчен халыкның ихлас мәхәббәте һәм хөрмәте кадерлерәк - шундый рангтагы җитәкчене хуҗалык мәсьәләләрен оста алып баручы, тулы канлы шәхес буларак кына түгел, туган төбәге кешеләре өчен күп нәрсәгә әзер чын ватанпәрвәр буларак та хөрмәтли алар. Шамил Габделхәевич үзе әйтүенчә, ул туган җирендә кирәкле булуы өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм язмышына рәхмәтле.
Автор: София Гарифуллина.