Үзәк мәйданда өлкәннәр декадасы алдыннан оештырылган ярминкә узды.
Нурлатта чираттагы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе киләсе атнада башланачак өлкәннәр декадасына үзенчәлекле старт бирде. Ул үзәк мәйданда берничә рәттән торды, анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә түгел, районның мәгариф учреждениеләре дә, умартачылар да үз продукциясен тәкъдим итте. Биредә шәхси эшмәкәрләр дә, үзмәшгульләр дә үз продукцияләре алып килде.
Ярминкә эше белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты. Ул аның оештырылуы белән танышты, халык белән аралашты, аннары нурлатлыларны бәйрәм концерты оештырылган төп сәхнәдән сәламләде.
"Ярминкә традицион булып саналса да, быел без аны үзенчәлекле уздырырга булдык – өлкәннәр көне алдыннан нурлатлылар өчен зур бәйрәм оештырдык. Нурлатлылар кышка мул запас сатып ала, теләүчеләр концерт тыңлый алды. Сезне котлыйм, сәламәтлек, уңышлар телим, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен», – диде Алмаз Сәлим улы. Биредә ул мәгариф һәм нефть сәнәгате өлкәсендә озак еллар эшләгән ветеран Вера Летфуллина һәм Рифкать Касыймовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кояшлы матур һава торышы ярминкәдә катнашучыларның барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте. Күңелле музыка уйнады, балалар өчен халык уеннары оештырылды, фотозона эшләде. Сәүдә рәтләрендә кеше аеруча күп иде. Сатып алынган продуктларны өйгә алып кайту белән өлкән яшьтәгеләргә волонтерлар ярдәм итте. Менә ике күрше Тәнзилә Харисова һәм Валентина Приказчикова да яшелчәләр сатып алганнар, аларны өйләренә китереп бирүдә шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары булышты.
"Оештыручыларга рәхмәт. Ярминкәдә барысы да бар. Барысы да сусыл, яңа түтәлдән өзелгән һәм шулай ук арзан. Күп нәрсәне сатып алдым да: суган, ташкабак, балык, икмәк, кош ите... Берүзем генә боларны күтәреп кайта алмас идем. Рәхмәт, волонтерлар ярдәм күрсәтте. Ерак түгел генә яшибез, барысын бергәләп тиз арада алып кайтырбыз", - диде Тәнзилә Харисова.
Ә башка микрорайоннарда яшәүчеләр өчен азык-төлекне машиналар белән илтү оештырылды