Быел «Южная» агрофирмасы басуларындагы кукурузны, һичшиксез, «кыр патшабикәсе» дип атарга була – аның биеклеге 3,5 метрга җитә.
Кукуруздан ясалган азыкның никадәр файдалы булуын бүген инде сөйләп торырга кирәкми, вакланган яшел кукурузда витаминнар һәм микроэлементларның 70 проценты сакланып кала, аның энергетик кыйммәте дә югары. Саклауга дөрес итеп салганда, кышын терлек-туарга менә дигән сусыл азык инде. Шуңа күрә районда «кырлар патшабикәсе»нең мәйданнарын арттырулары очраклы түгел – быел, әйтик, аның мәйданы узган елгыдан 2 мең гектарга артыграк.
- Силоска дип 5922 гектарда кукуруз игелде, шуның 2804 гектарын җыеп алынды, 45 мең тоннадан артыграк силос салынды. Хәзерге вакытка һәр баш шартлы терлеккә 35,9 центнер берәмлек азык әзерләнде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.
Хуҗалыклар арасында иң зур гектарлар, әлбәттә, «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм «Агроинвест» идарәче компаниясенең «Южная» агрофирмасына туры килә. Соңгысында аның мәйданнары 1730 гектар тәшкил итә, шуның 975 гектардан җыелганын базларга салырга да өлгергәннәр инде.
- Быел югары уңыш бирүчән «Краснодарский» һәм «Галифакс» гибридларын үстердек. Вакытында чәчү, оптималь срокларда эшкәртү, һава шартларының уңайлы торуы үз нәтиҗәсен бирде – һәр гектардан 200 центнердан артык уңыш җыеп алабыз, - ди генераль директор Рамил Әхмәтов.
Уңышның мул булуы ерактан күренә-хәтта тигез итеп тезелгән кукурузны урып-җыючы комбайнны да килеп җитмичә күреп булмый. Менә якынлашып килүче «Ягуар»ның да башта көчле тавышы ишетелде. Аның руле артында Минвәгыйзь Ризванов икән. 40 елдан артык стажы булган тәҗрибәле комбайнчының кукуруз урагында беренче генә катнашуы түгел-әлеге эшнең үзенчәлекләрен яхшы белә.
– Быел эш аеруча көйле бара, - ди ул, урдырылган массаны ташуда тоткарлыклар булмавын билгеләп. Бу көннәрдә яшел массаны ташуга җәлеп ителгән 17 тракторга буш торырга туры килми, чөнки үсемлекләр биек булулары өстенә, куе да әле - ташып кына п өлгерт.
- Кырның ераклыгын исәпкә алып, сменага 8-10 рейс башкарырга туры килә. Һава торышы яхшы, рәхәтләнеп эшлибез. Техника көйле эшли, хезмәт хакын вакытында алабыз, – ди тракторчыларның берсе Владимир Бушуев. Тулаем алганда, механизаторлар бер-берсен алыштыручы ике сменада кукуруз уруда бу көннәрдә иртәнге һәм төшке аш вакытында гына ял итәләр, дип ялгыш булмаячак.
- Эш темплары да югары. Көнгә уртача 2000 тоннадан артык силос салына, - дип мактап билгеләп үтте Рамил Габделәхәт улы өч хуҗалык механизаторларының җыелма отрядын.
Кукурузны саклауга салу да, билгеле инде, тиешле таләпләр нигезендә, сыйфат турында кайгыртып алып барыла. Анда да эш тәүлек буе оештырылган. Бер курган инде әзер, тагын ике силос базын тутырып киләләр. Ә базлар тулы булса, кыш көне маллар өчен күңел тыныч булачак.