Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия” эшләячәк

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә кайнар линия үткәрәчәк.

2022 елның 29 сентябрендә сәгать 10.00 нан 15.00 сәгатькә кадәр белгечләр белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклау, балаларга өстәмә белем бирү, аларның мәшгульлеге белән бәйле сорауларга дәрестән тыш вакытта җавап бирәчәкләр.

Гражданнарга вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Яшьләр министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белгечләре консультация бирәчәк.

Кайнар линия телефоны (843) 236-00-71. Үз сорауларыгызны whatsapp ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International