Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Гадел, намуслы, таләпчән кебек сыйфатларга ия булган Рәфис Хәмзин үз кул астында эшләүчеләр алдына да шундый ук таләпләрне куя.

Эшне башладың икән, аны, һичшиксез, ахырына кадәр җиткерергә кирәк, үз хезмәтеннән канәгатьлек алырлык итеп башкарырга кирәк. Ә бу җиңел генә түгел, зур хезмәт, еш кына эшне шәхси тормышыңнан өстенрәк куюны таләп итә. Әлеге тормыш девизына тугры калып, сокланырлык хезмәт юлы үтә, районыбызны үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә ул.

Җитәкче булырга беркайда да өйрәтмиләр. Оештыру сәләте, аралашучанлык, кешеләр белән эшли, дөрес карарлар кабул итә белү, зирәклек кебек сыйфатлар Рафис Рафик улына балачактан хас булгандыр. Югыйсә, Минзәлә совхоз-техникумын яңа гына тәмамлап үз туган авылы Зиреклегә кайткан яшь белгечне әүвәл бригадир ярдәмчесе, ә берничә айдан ук бригадир куярлар идеме икән? Чулпан авыл җирлеге Башкарма комитеты рәисе, баш зоотехник. 28 яшендә инде ул «Родина» колхозын җитәкли. Районның иң яшь колхоз рәисе була ул. Район җитәкчелеге тарафыннан үзенә йөкләнгән җаваплы вазыйфаны бик яхшы, бәлки озак еллар хезмәт куйган коллегаларын көнләштерерлек итеп башкарып чыга.

Салдакай һәм Абрыскино авыллары халкы үзләренең яшь рәисләрен бүген дә сагынып искә ала.

- Бу чорда районда беренчеләрдән булып безнең авылларга газ кертелде, торак пунктлар эчендә, фермаларга юллар салынды, Абрыскинода электр белән проблемалар бар иде, ул да тәртипкә китерелде. «Родина» колхозы фермалары үрнәк-күрсәтмә саналды. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларына шәһәр халкы да кызыга иде ул елларда. Авыл халкы бүген дә Рафис Рафиковичка рәхмәт укый, –ди Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин.

"Родина”ны 1996 елга кадәр җитәкли ул. Аннары авыл хуҗалыгы өчен аеруча авыр булган елларда «Алга», «Чирмешән» хуҗалыклары җитәкчесе, «Нурлатагропродукт» җәмгыяте директоры булып эшләргә туры килә. Соңрак бөтенләй башка юнәлештә «Ледок» спорт Сарае, шикәр заводы белән җитәкчелек иткәндә дә Рафис Рафиковичны үз хезмәтенә, коллективына карата җаваплы караш аерып тора.

- Безнең буын җитәкчеләренә җиңел эш сайларга туры килмәде. Кая җибәрсәләр - шунда бардык, нинди вазыйфаны ышанып тапшырсалар – шуны башкардык, – ди Рафис Рафикович бүген.

Төрле җитәкче урыннарда тупланган бай тәҗрибәсе Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафис Хәмзинга бигрәк тә башта шәһәр, хәзер инде Башкарма комитет белән җитәкчелек иткәндә аеруча кирәк була. Район Башкарма комитеты җитәкчесенә эш көне дәвамында сорауларның төрлесен хәл итәргә туры килә, иртәдән кичкә кадәр, хәтта ял көннәрендә дә булырга туры килә. Соңгы елларда районда зур колач белән төрле объектлар төзелә, су белән тәэмин итү, юллар яңара, кече һәм урта бизнес үсә…

- Район Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләү -зур, җаваплы һәм авыр хезмәт. Ул җитәкчелек осталыгы, чын күңелдән бирелеп эшләү, эшлеклелек, максатчанлык белән бергә төрле тармаклар буенча киң белемнәр дә таләп итә. Рафис Рафикович исә авыл һәм шәһәр хуҗалыгын да якыннан, яхшы белә, бу аңа йөкләнгән бурычларны югары дәрәҗәдә башкарырга мөмкинлек бирә, – ди район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Рафис Рафиковичка киләчәктә дә уңышлар теләп.

Рафис Хәмзин турында сөйләгәндә, исә аның туган авылы, авылдашларына карата ярдәмчеллеген, гаиләсе, якыннары өчен дә терәк булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Аның бар гомере үз туган җирендә, якташлары мәнфәгатен, үз халкын кайгыртып уза, ә бу инде – игелекле һәм шул ук вакытта дәрәҗәле дә хезмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International