Мәктәптә туклану сыйфаты мәсьәләсе җирле депутатларның даими контроле астында тора.
Әйтик, кичә, 21 сентябрьдә, Нурлат шәһәре депутатлары Ольга Пакшина һәм Иршат Хөснетдинов 1нче шәһәр мәктәбендә мәктәптә туклануның сыйфатын тикшерде. Алар меню, кирәкле документлар белән танышты, мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре, укучылар белән сөйләште.
Мондый тикшерүләр Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин инициативасы белән даими үткәрелә.