Алмаз Әхмәтшин Нурлатта төзелеп килүче спорт объектында булды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Алмаз Әхмәтшин Нурлатта төзелеп килүче спорт объектында булды.

Футбол мәйданчыгын төзү финиш сызыгына чыкты: биредә күп кенә эшләр тулысынча төгәлләнгән. Тулаем алганда, Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин үтәлгән һәм тәмамланучылар белән танышты. «Хәзерге вакытта мәйданчыкта 58 кеше эшли, фасад буенча эшләр бара – уенчы футболчы сурәте ясала. Манеж эчендә газонның әзерлеге – 100 процент, бизәкләү эшләре – 100 процент», – диде подрядчы оешманың участок начальнигы Ирек Хәйруллин. Яктырткычларны тышкы яктан урнаштыру дәвам итә, газон өлеше буенча да 100 процент әзерлек. Бүген-иртәгә асфальт сала башлау планлаштырыла. Периметр буенча брусчатка түшәү дә тулысынча тәмамланган. Манежда уңайлы мохит тә каралган: тышкы яктан пандуслар, эчтә – халыкның мобиль төркемнәре өчен санузел.  "Эшне сыйфатлы башкардык, ашыкмый гына, кире сүтеп ясамас өчен. Бу безгә отышлы түгел", - диде участок начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International