Владимир Кашкаров шәһәр мәктәбе укучылары өчен чираттагы батырлык дәресен үткәрде

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

4нче шәһәр мәктәбендә Батырлык дәресе узды.

Батырлык дәресен шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров үзенең «Йөрәк чакыруы буенча», «Упкын өстендәге танго» һәм «Җиңү» әсәрләрендә Ватанга ышаныч һәм тугрылык хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында кулларына корал тотып азатлык өчен көрәшкән геройлары мисалында үткәрде.

Моңа кадәр шундый ук Батырлык дәресләре 1, 9 нчы мәктәпләрдә, шәһәр гимназиясендә узды. Сүз уңаеннан, «Җиңү» нәфис-публицистик әсәре күптән түгел дөнья күрде, һәм бу чара китап белән танышуның да бер төре булды.

"Батырлык дәресләрен мин район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин инициативасы белән үткәрә башладым, – диде Владимир Кашкаров. - Чыннан да, китаплар киштәләрдә тузанланырга тиеш түгел, ә укучылар кулында булырга һәм беренче чиратта тәрбия материалы булырга тиеш. Якташларның тормыш тарихын укып, балалар үзләре өчен иң мөһиме – Ватанга тугърылык хисе алсыннар. Чөнки минем 6 китабымның да үзәгендә патриотизм темасы ята."

Дәресләрдә катнашкан 9нчы сыйныф укучылары Советлар Союзы Герое Георгий Дюдюкинның («Җиңү») үлемсез батырлыгы, Россия контрразведкасы мактаулы хезмәткәре Юрий Степановның («Йөрәк чакыруы буенча») күпкырлы эшчәнлеге турында кызыксынып тыңлады, легендар танкист Семен Коновалов («Упкын өстендәге танго») тормышыннан хәрби истәлекләргә дә битараф калмады.

"Бөек Ватан сугышы елларында фронтта сугышкан бу кешеләр турында белергә, алар турында белүегезгә һәм кемгә тиңләшергә кирәклеген истә тоту мөһим, – дип мөрәҗәгать итте яшүсмерләргә Владимир Кашкаров. – Без -  әтиләребезнең, бабаларыбызның, варислары. Бу зур хөрмәт. Ватаныңны саклаучы булу, Ватаныңны ярату һәм яхшылыкның нәрсә икәнен һәм аны ничек яклауны аңлау мөһим».

Владимир Михайлович зур педагогик эш стажына ия. Соңгы елларда ул башка өлкәдә эшләсә дә, бүген үзен балалар укытучысы, алар белән һәрвакыт очрашырга, аралашырга һәм тәрбияләргә әзер дус дип саный. Батырлык дәресе дә диалог форматында үтте, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, кайберәүләр китапларны өйгә алып кайтып укырга да теләк белдерде. Аларга бу мөмкинлекне шунда ук бирделәр – Владимир Михайлович мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк тә итте.

Тиздән шундый ук Батырлык дәресләре шәһәрнең 3, 8нче мәктәпләрендә узачак, кайбер авыл мәктәпләре укучылары да читтә калмаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International