Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәре Георгий Захаров Россия чемпионатында 1нче урынны алды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлатлылар «Урман кисүче-2022» Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Бу юлы да нурлатлылар «Урман кисүче-2022» Россия чемпионатында Татарстан командасын лаеклы тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат ике көн дәвамында, 21 һәм 22 сентябрьдә узды. Һәм менә нурлатлыларның нәтиҗәләре: юниорлар арасында урман кисүче  Георгий Захаров 1нче урынны алды.

Урман егучы Елена Сафиуллина - (чылбыр алыштыру, ә быелдан команда составында хатын – кызлар да бар) 3нче урында.

Сүз уңаенда, берничә ел элек Юниор сыйфатында чыгыш ясаган иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Фидаил Авдеев та, шулай ук Николай Гришаков та уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, гомумкоманда беренчелегендә 2нче урын- безнеке. Команда эстафетасы аларга призлы урын да китерде. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International