Бүген «Форпост» һәм «Яшь гвардия» үзәге хезмәткәрләре һәм әгъзалары «Буыннар хәтере» экологик акциясендә катнашты.
Нурлатта үзәк парк территориясендә мемориаль һәйкәлләр териториясен тәртипкә китерү максатында «Буыннар хәтере» экологик акциясе үткәрелде.
«Форпост» үзәге хезмәткәрләре һәм әгъзалары сугышчы-интернационалистларга куелган истәлекле мемориал янындагы чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырды, асфальт зонасын себереп чыктылар. Барысы да яхшы күңел күтәренкелеге белән эшләде.
«Буыннар хәтере» акциясе даими үткәрелер дип планлаштырыла.