30 сентябрьдә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бердәм бөтенроссия көне билгеләп үтеләчәк.
30 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Хәмәдиев ур., 19 йорт адресы буенча) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дистанцион форматында (телефон буенча, Skype, Viber, WhatsApp буенча) Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.
8:00 дән 15:30 га кадәр нурлатлылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, нотариус, Пенсия фонды белгече, адвокат һәм "ТР БТИ" оешмасы Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала алачак.
2-28-24 яки 8-937-629-00-38 телефоны буенча алдан язылу мөһим.
2022 елның 30 сентябрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә кизү тору расписаниесе:
Пенсия фонды белгече-08:00-09:30,
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе-
09:30-11: 00,
нотариус – 11:00-12:30,
«ТР БТИ» АҖ Нурлат филиалы юрисконсульты-12:30-14:00,
адвокат-14: 00-15: 30.
"Нурлат-информ" архивы фотосы